Ярдәм итәбез бергәләп

18 февральдә махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга Ватанны саклаучылар алдыннан Иске Кулаткы районыннан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Аны җыюда авыллар, район үзәге халкы, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, фермерлар зур өлеш керттеләр. Ә инде мәктәп укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре егетләребезгә бәйрәм открыткалары һәм хатлар язып җибәрделәр.
Моның турында районда яшәүчеләр үз фикерләре белән дә уртаклаштылар.
Нәсимә Байгулова “Терешка” авыл поселениесе администрациясенең белгече: «Безнең “Терешка” авыл поселениесендә яшәүчеләр дә бу чарада актив катнашалар. Аеруча ИП “Ягудин Р.Б.”, Юмангулов Р. Р.” крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл администрациясенең аппараты, Югары Терешка авылы халкы һәм башкалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә зур активлык күрсәтәләр.
Иске Мостяк авылында яшәүчеләр Наилә Динюшева һәм Рәисә Воинова: «Без гуманитар ярдәм җыюда авыл халкы белән даими катнашабыз, чөнки анда икебезнең дә яраткан улларыбыз илебез каршындагы изге бурычларын үтиләр. Иске Мостяк авылында яшәүчеләр якташларыбызны һич тә онытмыйлар, алар хәрбиләребез белән даими элемтәдә торалар. Авылдашларыбыз бу юлы да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ризыклар, кирәк-яраклар, төрле ассортиментта азык-төлек медикаментлар, сугыш кырында кирәк җиһазлар, акча җибәрделәр. Һәммәбездә бердәмлектә булып булышлык күрсәтсәк, без бергәләп җиңүгә дә зур өлеш кертәрбез.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11181

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.