Телне ярату бакчадан башлана

Һәр милләтнең үз тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Тел ярдәмендә милләтнең узганын, бүгенгесен, киләчәген өйрәнәбез. Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле — безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету — һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, 16 февраль көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Гөлчәчәк” балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан «И, газиз туган телем!» дип аталган әдәби-музыкаль чара узды. Балалар бакчасы матур итеп бизәлгән бәйрәм мәйданын хәтерләтте. Милли киемнәргә киенгән балалар туган телләрендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар кайтардылар, матур итеп биеделәр. Татар милли киемендәге алып баручы балаларга туган телнең аралашу- аңлашу чарасы булуын, тел ярдәмендә дөньяны танып белүебез турында төшендерде. Татар язучыларының иҗаты белән таныштырды. Әлеге чарада Иске Кулаткы район мәгариф идарәсе начальнигы И. С. Агрусева да катнашты. Ул балаларга һәм бакча коллективына эчтәлекле һәм искиткеч бай бәйрәм кичәсен әзерләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Киләчәктә дә балаларга гореф-гадәтләребезне саклап, матур итеп туган телебездә аралашуларын теләде. Бапалар бакчасының методисты Л. Р. Альбикова да чараны оештыручы тәрбиячеләрнең эшенә югары бәя бирде, балаларга искиткеч чыгышлары өчен рәхмәтләрен әйтте. Бәйрәм бергәләп “И туган тел” җырын башкару белән тәмамланды

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11187

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.