Волонтерлар ярдәмгә әзер

Соңгы елларда волонтёрлар турында еш кына ишетергә туры килә. Аларны күргәнебез дә, ярдәмнәрен дә тойганыбыз бар. Районыбызда оештырыла торган күп төрле чараларда да волонтер исеме белән аталучы укучылар, студентлар төркеме күзгә чалына. Алар элеккеге “тимурчыларны” хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә волонтерлар актив катнашырга омтыла. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала.
Иске Кулаткы механика-технология колледжы студентлары да хәйрия акцияләрдә, игелекле эшләрдә ихластан катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләнми. Белгәнебезчә, йөзләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, ят кешеләргә дә ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла.
Күптән түгел генә без районыбызның актив студентлары белән очрашып, алар өчен волонтерлык нәрсә ул, дип сораштык. Алар һәммәсе дә ярдәмгә һәрчак әзер, якташларыбызга кирәкле, файдалы булуларын белдерделәр.
Илназ Мусеев (механика-технология колледжы студенты):
Волонтерлык – кешеләргә, аеруча өлкәннәргә ихластан, үзең теләп ярдәм итү, намуслы, мәрхәмәтле булу, белгән эшләреңне башкаларга өйрәтү. Мин игелекле эшләр башкарудан канәгатьлек алам. Волонтерлык миңа яңа тәэсирләр, яңа дуслар белән танышулар, төрле чараларда катнашу, җәмгыять үсешенә үз өлешемне кертү мөмкинлеге бирә.

Айдар Гафуров (механика-технология колледжы студенты):
Волонтерлык эшчәнлеге белән мин берничә ел шөгыльләнәм. Мин моңа бер тапкыр да үкенмәдем, чөнки бу эш бик кызыклы һәм файдалы. Кешеләргә ярдәм итү миңа бик ошый, чөнки аларның бәхетле йөзләрен күргәч, монда минем дә өлешем барлыгына, мөһим һәм кирәкле эш башкаруыма, хезмәтемнең уңай нәтиҗәләр китерүенә шатланам. Волонтерлык дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итә, аның ярдәмендә мин үзем дә уңай якка үзгәрәм.

Рафаэль Насыйров (механика-технология колледжы студенты):
Дөньяда кемгә булса да яхшылык яки начарлык кылсаң, ул үзеңә дә әйләнеп кайта. Шуңа күрә мөмкин кадәр кешеләргә игелек кылырга, намуслы, ярдәмчел булырга кирәк. Волонтер булу моның өчен уңай мөмкинлек. Син ярдәм күрсәткән кешедән чын күңелдән әйткән рәхмәт сүзен ишетү кәефләрне яхшырта. Райондашларыбызның тормышын бераз гына җиңеләйтә алсаң, кирәк чакта ярдәм итсәң бу аңа да, сиңа да шатлык китерә. Волонтер булгач, син үзеңне башкача хис итә башлыйсың һәм тирә-юньдәгеләрнең сиңа карата мөнәсәбәте дә үзгәрә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10014

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.