Казанга бөтен Россиядән туган тел укытучылары җыела

12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Бөтенроссия туган тел форумын оештыра. Чарага Россия регионнарыннан һәм шул исәптән Татарстаннан 800 татар теле укытучысы җыелачак. Программа кысаларында төрле мастер-класслар, Арча муниципаль районына сәфәр, мәдәни программа һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында пленар утырыш каралган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10011

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.