Чишмәләр – авылның йөзе

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору — сәваплы эш.
Безнең районыбызда да көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Алар табигатьнең төрле җирләреннән бәреп чыккан. Тешләрне камаштырырлык салкын сулы кизләүләр үзләренең төрлелеге белән дә сок­ландыра. Сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага.
Соңгы елларда су чыганакларын төзекләндерүгә дәүләт тарафыннан да зур игътибар бирелә, төрле программалар тормышка ашырыла. Ульяновск өлкәсендә муниципаль берәмлекләр бюджетларына халык тарафыннан эчәр су белән тәэмин итү чыганагы буларак кулланыла торган чишмәләрне төзекләндерүгә субсидияләр бирү каралган. Күптән түгел генә әлеге программа кысаларында Бахтеевка авылындагы су чыганагы төзекләндерелде. Финанслауны тәэмин итүдә Ульяновск өлкәсенең табигый ресурслар һәм экология министры Г. Э. Рахматуллина ярдәм итте. Килешү нигезендә Бахтеевка авылындагы насос станциясе урнаштырылган су чыганагын төзекләндерүгә “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге бюджетыннан 299 мең 921 сум, ә инде өлкә бюджетыннан бирелә торган субсидиянең күләме 284 мең 924 сум 95 тиен яки әлеге килешүнең 2.1 пунктында күрсәтелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләменең 95 процентын тәшкил итте. Субсидияләрне финанслауга «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге бюджетыннан җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләренең күләме 14 мең 996 сум 05 тиен яки әлеге килешүнең 2.1 пунктында күрсәтелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләменең 5 процентын тәшкил итте.
Әлеге финанс средстволары ярдәмендә насос станциясенең таушалып беткән корылмасы, фундаменты яңартылды, диварлары җылытылды, нигезе тигезләнде. Авылның төп су чыганагы булып торган чишмәне төзекләндерүгә авыл халкы да шатланды. Чөнки әлеге кизләү авылны тулысынча су белән тәэмин итә. Шундый сәваплы эшләр дәвамлы булсын һәм көмеш сулы кизләү авыл халкын киләчәктә дә сөендереп торсын иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10017

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.