Наиболее комментируемые сообщения
- Хөрмәтле газета укучыларыбыз! — 2 комментария
Сен 30 2022
29 сентябрь көнне Кирюшкино авылында өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны сакларга китүче ир-атларны озату чарасы үтте. Хөрмәтле авылдашларын озатуга бихисап халык җыелды. Аларның һәркайсы күңелләрендәге изге теләкләрен әйтергә ашыкты. Авыл администраторы Р.Н. Абушаев, мәчет имамы И.К. Багапов, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.А. Ягудин, мәктәп директоры Г.А. Рафикова матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр дә тапшырдылар. «Үзегезнең Кирюшкино авылы егетләре …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5518
Сен 30 2022
30 сентябрь гади яңгырлы көз көне генә түгел. Бу көндә төрле илләрдә тәрҗемәчеләр үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм 1953 елдан алып Халыкара тәрҗемәчеләр федерациясе тарафыннан хуплана. 1991 елдан алып рәсми буларак үткәрелә. Бәйрәм бөтен дөнья тәрҗемәчеләренең солидарлыгын күрсәтер, тәрҗемәче һөнәренең дәрәҗәсен төрле илләрдә ныгытыр өчен үткәрелә.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5515
Сен 29 2022
Балан — иң файдалы җимешләрнең берсе. Аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар. Баланны йөрәк, кан тамырлары киңәйгәндә, гипертония, ашказан, бавыр, ут ћәм сидек куыгы чирләреннән яфаланганда кулланалар. Тамак шешү, төчкерү, шешек, экзема кебек авырулардан дәваланганда баланның файдасы зур. Балан кайнатмасы тән температурасын төшерә, …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5512
Сен 29 2022
«Күмәк көч» район газетасы «Көзге матурлык» дигән рәсемнәр конкурсы игълан итә. Ул 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнашырга мөмкин. Балаларның үз куллары белән ясалган көз турындагы матур рәсемнәрен газетаның битләрендә урнаштырачакбыз. Рәсемнәрне шулай ук редакциягә китерергә яисә газетаның kumiakk@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Ләкин …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5509
Сен 29 2022
Өлешчә мобилизация тәмамлану вакыты әлегә билгеләнмәгән. Беренче мобилизацияләнгән «запасчылар» инде хәрби җыеннарга китте, алар анда үзләренең армия күнекмәләрен искә төшерәләр. Повестка көтеп торучыларда да өлешчә мобилизация ничек үтәчәге турында күп сораулар барлыкка килә. 122 «кайнар линия» телефоны һәм «Объясняем.РФ» интернет-порталы барлык сорауларга да төгәл һәм аңлаешлы аңлатмалар бирергә тырыша. Хәзер хәрби хезмәткә алынучыларны борчыган …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5506
Сен 29 2022
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 3-13 октябрь көннәрендә Россиядә Подписчиклар ункөнлеге игълан ителә. Аның кысаларында сез яраткан газета-журналларыгызга арзан хакка языла аласыз. «Күмәк көч» район газетасына да 2023 елның I яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу мөмкин булачак. Подписчиклар ункөнлегендә газетабызга язылу 436 сум 26 тиенгә төшәчәк. Яңа елда да яраткан газетагыздан аерылмагыз!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5503
Сен 28 2022
28 сентябрьдә «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тәрбиячеләр көне уңаеннан һәм Өлкәннәр көне алдыннан эчтәлекле чара үтте. Бәйрәмгә әлеге бакчада намуслы хезмәт куйган элеккеге хезмәткәрләр чакырылган иде. Бакча мөдире Л.Ф. Богданова хөрмәтле кунакларны бәйрәмнәр белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм рәхмәтләр әйтте. Район мәгариф бүлеге мөдире И.Ө. Хәсәнов та чыгышында тәрбиячеләргә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ә инде …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5500
Свежие комментарии