Хәрби хезмәткә чакырылучылар өйгә кайчан кайтачаклар?

Өлешчә мобилизация тәмамлану вакыты әлегә билгеләнмәгән. Беренче мобилизацияләнгән «запасчылар» инде хәрби җыеннарга китте, алар анда үзләренең армия күнекмәләрен искә төшерәләр. Повестка көтеп торучыларда да өлешчә мобилизация ничек үтәчәге турында күп сораулар барлыкка  килә. 122 «кайнар линия» телефоны һәм «Объясняем.РФ» интернет-порталы барлык сорауларга да төгәл һәм аңлаешлы аңлатмалар бирергә тырыша.    Хәзер хәрби хезмәткә алынучыларны борчыган төп сорау – аларның өйгә кайту сроклары. Мобилизацияләнгән гражданнарның махсус операция зонасында булу вакыты әле ачыкланмаган. Бу хакта «Объясняем.РФ порталының Telegram-каналы хәбәр итә,  дип яза “Российская газета”.

«Хәрби махсус операция зонасында булуның минималь һәм максималь вакыты билгеләнми.   Ул килеп туган хәлләр һәм бүлекчәләр алдында торган бурычларга бәйле», – диелә хәбәрдә. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5506

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.