Иске Кулаткы районының кырларында 3422 гектарда — солы, 5763 гектарда — арпа, 604 гектарда — сабан бодае, 1340 гектарда — көнбагыш, 782 гектарда берьеллык үләннәр, 115 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 333 гектарда борчак чәчелде. Бу исә барлыгы12359 гектарда башкарылган эш (41,9 процент) турында сөйли. Язгы кыр эшләре һава шартларының уңай мөмкинлекләреннән файдаланып, тулы куәткә дәвам итә.
И.П. “Шәфиев Р.М.” хуҗалыгы кырларында чәчү һәм чәчү алдыннан культивация эшләре белән актив шөгыльләнәләр.
Соңгы елларда районыбыз кырларында торгынлык вакытындагы кебек, борчак чәчүне дә алып баралар. Бу культураны “Вязовый Гай” производство кооперативы , И П. “Юмангулов Р. Р.” һәм И П. “Латыйпов И. Р.” крестьян-фермерлык хуҗалыклары үстерәләр.
Р. Арифуллин.
Рәсемдә: И. П. “Шәфиев Р. М.” хуҗалыгында көнбагыш культурасын чәчү алдыннан туфракны эшкәртү вакыты.
Май 11 2023
Язгы чәчү ашыктыра
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8271
Свежие комментарии