Санавиация эшен дәвам итә

Регионда май аеннан кабат санитар авиация эшли башлады. Үткән елда старт алган әлеге мөһим проектны тормышка ашыруда федераль финанслау ярдәм итте. Бу турыда өлкә Губернаторы Алексей Русских чираттагы аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте һәм сәламәтлек саклау Министрлыгына санавиция эшен игътибар белән контрольдә тотарга кушты. Вертолет күктә очканда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган җиһазлар белән тулысынча комплектлаштырылган.
2022 елның октябреннән декабрь аена кадәр вертолет Ульяновск өлкә больницасына ерак районнардан инфаркт, инсульт, йөрәк ишемиясе авырулары, юл-транспорт һәлакәтеннән соң җәрәхәтләр белән 21 пациентны алып килә. Санавиация безнең райондашыбызның гомерен дә саклап калуда ярдәм итте. Белгәнебезчә, 2022 елның 31 октябрендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәк спорт стадионына “Ансат” маркалы вертолет төшеп, район больницасында авыр хәлдә булган пациентны тиз арада өлкә больницасына алып китте. Анда райондашыбызга тиешле медицина ярдәме күрсәтелде һәм бүген инде аның гомеренә куркыныч янамый. Ул сау-исән генә дәваланып, өенә кайтты. Киләчәктә дә санавиациянең эше уңышлы гына дәвам итәр дигән өметтә калабыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8274

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.