Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Наил Зөлкарнәев: “Безнең көчебез – Бердәмлектә! Без Җиңәчәкбез!”

Илебез өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры барчабызны да куркытты һәм шул ук вакытта берләштерде дә. Украинада хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк райондашларыбыз мәрхәмәтле, шәфкатьле булуларын кабат исбатладылар. Бу вакыйгалар булмаса, без изге күңелле якташларыбыз турында ишетми дә калган булыр идек. Читтә яшәүләренә карамастан, райондашларыбызның ярдәмчел булулары соклану хисләре уята, аларның адресына олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Иске Атлаш авылында туып үскән, бүгенге көндә Кострома шәһәрендә яшәүче якташыбыз Наил Зөлкәрнәев та нәкъ менә шундый батыр һәм изге күңелле якташларыбызның берсе. Үзе ул бик тыйнак һәм сабыр кеше, мактанып сөйләргә бер дә яратмый. Сорауларымны яудыргач кына ул үзенең ике дистәгә якын гомерен хәрби хезмәткә багышлаганы турында сөйләде. Наил 2004 елда Иске Кулаткы районыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби бурычын үтәгәндә ук ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә, җаваплылыгы, кыюлыгы белән башкалардан аерыла. Шуңа күрә хәрби җитәкчеләре аңардан контракт нигезендә хезмәтен дәвам итүен соралалар. 2 дистә елга якын ул контракт нигезендә хәрби буларак хезмәт итә. Төрле хәрби бәрелешләрдә катнаша һәм бик күп мактау билгеләренә лаек була. 2020 елда Наил хәрби пенсиягә чыга һәм Кострома шәһәренең политехника техникумында укытучы булып эшли башлый. Студентларга ул тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм физкультура дәресләреннән белем бирә. 2022 елның март аенда якташыбыз кабат контракт нигезендә, ирекле буларак, үзенең хезмәттәшләре янына Украинага китә. Алты ай дәвамында хәрби бәрелештә катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Ә бүгенге көндә Наил Украинада катнашучы якташларына, хәрби хезмәттәшләренә ярдәм итүен дәвам итә. Ул үзенең шәхси автомобилендә, халыктан җыелган ярдәмне хәрби операциядә катнашучыларга илтеп тапшыра.
Күптән түгел генә якташыбыз Бахтеевка һәм Чуваш Кулаткы авылында яшәүчеләр тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмне хәрби операциядә катнашучыларга һәм госпитальләрдә дәваланучы егетләребезгә җиткерде. Халыктан ярдәмне җыюда Бахтеевка авылында яшәүче Наҗия апа Юсупова зур өлеш кертте.
«Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә авылдашларыбыз туплаган гуманитар ярдәмне илткән Наил Зөлкарнәевка ерак юлдан курыкмый, битараф калмый ярдәм кулы сузганны өчен ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ярдәмнәребезнең әле соңгысы булмас, Ходайга шөкер, юл салынды»,- дип сөйли Наҗия апа Юсупова.
Гуманитар ярдәмне туплауда катнашкан һәм үзләреннән зур өлеш керткән Хурасевлар, Винюсевлар, Кирилловлар, Осиповлар, Ивановлар, Юсуповлар, Ткачуклар, Федотовлар, Кашкуровлар, Курчангиннар, Узингиннар, Ермолаевлар, Бундиряковлар, Ильгачевлар, Абасевлар, Пайдуловлар, Барнаевлар, Невмятуллиннар, Абдрахмановлар, Эменовлар, Рамазановлар, Кузәевлар гаиләләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авылдашларыбыз, районыбыз халкы башкарып чыккан бу зур хезмәт соклану сүзләренә генә лаек. Хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез исән-сау гына булсыннар! Бөтенесен дә исән-сау килеш кайтуларын көтәбез!

Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6887

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.