Һәркайсы талантка ия

25 январь Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне Иске Кулаткы механика — технология колледжы студентлары да зур уңышларга ирешеп бәйрәм итәләр. Әлеге колледж районыбызда урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркайсыбызга таныш. Биредә студентлар бюджет нигезендә урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру”, “Автомобиль двигательләрен системаларын һәм агрегатларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү” белгечләре буенча белем алалар. Авылдан һәм башка шәһәрләрдән килгән студентлар өчен бар уңайлыклары булдырылган тулай торак та эшли. Уку йортын быел 34 студент тәмамлый. Аларның һәркайсы диярлек төрле талантларга ия. Кемдер спорт өлкәсендә, кемдер укуында ирешкән уңышлары белән әти-әниләрен һәм укытучыларын куандыра. Гомумән әйткәндә, әлеге уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып калмыйлар, төрле эшләргә урнашып, хезмәтләрендә макталалар, теләгәннәре, белемнәрен күтәрүне дәвам итеп, югары уку йортларына керәләр. Чыгарылыш төркемнәрнең җитәкчеләре Ринат Хәйдәрович Җамаев һәм Харис Шикурович Сәйфуллин һәрвакыт студентлары янәшәсендә булып, аларны төрле яктан үстерүгә бар көчләрен һәм тырышлыкларын куялар. Шуңа да, районыбыз студентларының мактанып сөйли торган уңышлары бик күп. Районда шундый көчле һәнәри уку йорты булуы белән барчабыз да горурланабыз. Барлык студентларыбызга алдагы көннәрендә дә уңышлар телибез, киләчәккә ышаныч белән карагыз һәм районыбызның чын патриотлары булып, аның көч-куәтен арттыруга үз өлешегезне кертеп яшәгез! Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен!
Иске Кулаткы механика – технология колледжына багышланган тулырак материалны киләсе санда укый алырсыз,

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6884

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.