Президент грантына — тренажерлар

Россия Федерациясе территориясендә төрле грантлар, махсус программалар уңышлы гына эшләп килә. Алар бюджет средстволарыннан бүлеп бирелгән акчаларга төрле проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Шулар арасында — Президент грантлары фонды. Ул илебездә яшәүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен финанслауга гариза бирү мөмкинлеге бирә торган иң зур оешмаларның берсе. Ульяновск өлкәсенең 38 коммерцияле булмаган оешмасы агымдагы елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүче булды. Грантларның гомуми суммасы 33,5 миллион сумнан артык тәшкил итә. Финанслау алган проектларның төп юнәлеше — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне саклау, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау.
Узган елның октябрь аенда Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Муса Җәлил” территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре дә кирәкле документларны тапшырып, әлеге конкурска заявка бирделәр. Озакламый проектта җиңү турындагы шатлыклы хәбәр килде. Нәтиҗәдә, әлеге ТОС ярты миллион сумнан артык финанс ярдәм алуга лаек булды. Муса Җәлил урамының 28 һәм 30 күп катлы өйләрдә яшәүчеләр шушы средстволарга тренажер комплексы алачак. Апрель башында Ульяновск шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Солнечная поляна” җәмгыяте әлеге спорт җиһазларын урнаштырырга керешәчәк. Бу балаларның актив спорт ялын оештыру, тормыш сыйфатын күтәрү, иҗтимагый активлыкны арттыру өчен кирәкле шартлар тудырачак.
2021 елда әлеге ТОС территориясендә гимнастика комплексы урнаштырылды. Аны финанслауда өлкә һәм район бюджетларыннан акча бүленеп бирелде. Киләчәктә территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре белән берлектә без балалар өчен күп функцияле шугыч, эскәмияләр белән өстәл, мәйданчыкка махсус резин каплау урнаштыру эшләрен башкарырга планлаштырабыз. Иң мөһиме – халыкның теләге. Бары бердәм булгач кына, эшләребез уңышлы, тормышыбыз имин булачак. Әлеге микрорайонда яшәүчеләргә инициативаларны хуплап, һәрчак ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәт белдерәсе килә. Алда да яшәгән җиребез чиста, матур, төзекләндерелгән булсын.
Антонида Васильева,
“Муса Җәлил” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6878

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.