Туган телебез сагында

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте. Губернатор Алексей Русских та  ел дәвамында мәгариф тармагына аеруча зур игътибар бирелүе турында билгеләде.
Районыбызда гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган укытучылар бик күп. Әлеге язмада сүз Урта Терешка урта мәктәбендә озак еллар балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча тирән белем бирүче остаз, талантлы укытучы — Гөлсинә Шәфиулла кызы Измаилова турында барачак.
Ул 1960 елның 3 ноябрендә Иске Яндука авылында гомер итүче Мингалишевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга туа. Авыл мәктәбен, аннары Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлап, Ульяновск дәүләт педагогия институтында белем ала.
Яшь белгеч хезмәт юлын Урта Терешка авылында башлап җибәрә. Гөлсинә Шәфиулловна сайлаган һөнәренә тугрылыклы булып, менә инде 38 ел дәвамында яраткан укучыларында туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уята. Дәресләре дә үзенчәлекле, мавыктыргыч һәм эчтәлекле үтсен өчен бар тырышлыгын куя. Балалар да аның дәресләрендә тын гына утырып, актив катнашалар, апаларының илһамланып сөйләгәнен сокланып тыңлыйлар һәм белем туплыйлар.
Гөлсинә Шәфиулловна укучыларга карата киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр була белә. Уңышларына куанып, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә Гөлсинә Шәфиулловна. Укучыларда үз көченә ышаныч уятып, һәр баланың үзенчәлеген исәпкә алып, hәркайсысын шәхес итеп күрә белә.   
Абруйлы, талантлы укытучы һәрвакыт һөнәри осталыгын камилләштерергә, заман белән бергә атларга, эшләү алымнарын үстерергә тырыша. Ачык йөзле, ягымлы карашлы, кешеләр белән аралаша белүчe педагогны коллектив та ихтирам итә.
Бай тәҗрибәле педагогның хезмәт казанышлары да санап бетергесез. РФнең , Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министрлыкларының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, татар милли-мәдәни автономиясе бүлегенең Почет грамотасы һәм башка бик күп төрле дәрәҗәле бүләкләргә ия Гөлсинә Шәфиулловна.
Тырыш укытучының укучылары да төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашып, җиңүчеләр исеменә ирешәләр. Шулар арасында Ләйлә һәм Алсу Абдрәхимовалар, Карина Фәтхуллина, Алсу Хамзина, Амина  Хамзина район, өлкә күләмендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән регионара олимпиадаларда ничә тапкыр катнашып, җиңүчеләр булдылар. Ә инде остазлары укучыларының уңышларын шатланып, хезмәтенең нәтиҗәсен күрә.
Гөлсинә Шәфиулловнаның җитәкчелегендә мәктәп каршында “Елмай” театры эшләп килә. Тамашачылар әлеге театр әгъзаларының чыгышларын һәр чарада һәрвакыт яратып, көтеп ала. Иҗади бәйгеләрдә дә аның укучылары сынатмый. Илсаф Рамазанов “Казан утлары”, ”Ялкын” журналлары игълан иткән төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулап, акчалата премиягә лаек булды. “Шәвәли оныклары”, “Гакыйль Сәгыйров фәнни-тикшерү һәм эзләнү конференциясендә” Гөлнара Үмәрова, Амира Шарипова җиңүчеләр булдылар. Бу укытучының башкарган хезмәтенең бик аз өлеше генә. Иң мөһиме остаз өчен туган телне саклап, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үстерүдә үз өлешен кертүе. Балаларда туган якка, туган телгә, мәдәнияткә карата мәхәббәт үстерү дә олы максаты аның.
Шәхси тормышы да сокланырлык. Гөлсинә Шәфиулловна өч бала анасы. Тормыш иптәше Кәбир Зәкәрьевич белән бергә гомер сукмагыннан атлап, бүгенге көндә 3 оныкларына шатланып матур . Авылыбызның күрке булып торган Измайловлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
Күтәренке рух, һөнәри осталык, эш сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге булучы Гөлсинә Шәфиулловна үз хезмәтен, укучыларын ихлас күңелдән ярата торган чын укытучы.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6875

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.