Cәләтле балаларга бүләкләр

Агымдагы елның сентябрь азагында «Күмәк көч» район газетасы мәктәп укучылары арасында «Көзге матурлык» рәсемнәр конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурска иҗади эшләрне балалар редакциягә үзләре китерделәр һәм төрле социаль челтәрләр, электрон почта аша җибәрделәр. Барлыгы 97 рәсем тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, балаларның талантлы, иҗатка сәләтле булулары сөендерде. Һәр рәсемдә мәктәп укучыларының тырышлыгы, дөньяны үзенчәлекле күзаллавы, көзге табигатьнең матурлыгын күрә белүе чагылган иде. Шуңа күрә махсус комиссия әгъзаларына җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. Аеруча, Иске Мостяк, Урта Терешка, Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре укучылары актив булды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча   беренче төркемдә — Iнче сыйныф укучылары арасында Aлексей Арланов (Бахтеевка төп мәктәбенең I сыйныф укучысы) — беренче, Данияр Халиков һәм Регина Шахутдинова (Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең I cыйныф укучылары) икенче һәм өченче урыннарга чыкты. Тамашачылар мәхәббәте призына бу төркемдә Светлана Юсупова (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең I «А» cыйныф укучыcы) ия булды.

Икенче төркемдә — IIнче сыйныф укучылары арасында Хаким Ханбиков (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең II «A» сыйныф укучыcы) — беренче, Ленар Сафаров (шул ук сыйныфтан) — икенче һәм Булат Туктаров (Иске Мостяк урта мәктәбенең II сыйныф укучысы) өченче урыннар белән билгеләнде. Ә инде тамашачылар мәхәббәте призына Артем Бахтияров (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең II «Б» сыйныф укучыcы) лаеклы булды.

Өченче төркемдә — III нче сыйныф укучылары арасында Cабира Хамзина (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең III «А» сыйныф укучысы) иң остасы булды. Снежана Кунеевская (Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучысы) — икенче һәм Диана Җеләтдинова (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең III «Б» сыйныф укучысы) өченче урыннарга иреште. Тамашачылар мәхәббәте призы белән бу төркемдә Аяз Мозафаров (Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучыcы) билгеләнде.
Дүртенче төркемдә — IV- VI нчы сыйныф укучылары арасында  Амир Аюпов (Иске Мостяк урта мәктәбенең V сыйныф укучысы), Динар Молякаев (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең IV «А» сыйныф укучыcы) — икенче һәм Динар Тюкаев (Иске Мостяк урта мәктәбенең IV сыйныф укучысы) өченче урынны яулады. Тамашачылар мәхәббәте призына бу төркемдә Илгиза Бахтиярова (Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең VI «Б» сыйныф укучыcы) ия булды.
Бишенче төркемдә — VII- IХ нчы сыйныф укучылары арасында  Динара Азизова (Иске Мостяк урта мәктәбенең IХ сыйныф укучысы) — беренче, Сабина Насыйрова (Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы) — икенче һәм Айсылу Сатдарова (Иске Мостяк урта мәктәбенең IХ сыйныф укучысы) өченче урыннарга ия булды.
«Көзге матурлык» рәсемнәр конкурсында җиңүче мәктәп укучыларына баш редактор С.Ә.   Абитова тантаналы рәвештә «Күмәк көч» район газетасы исеменнән Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әлфия   Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6398

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.