Дүрт проект тормышка ашачак

2023 елда Иске Кулаткы районында дүрт “Халык инициативалары” проекты гамәлгә ашырылачак. Бу турыда 19 декабрьдә Иске Кулаткы районының стратегик үсеш штабында район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев хәбәрләде.
Гомумән алганда, безнең район әлеге программа буенча бик күп объектларны төзекләндерде. Чиратта Яңа Зеленай авыл клубын ремонтлау, Урта Терешка авыл клубында тарихи-патриотик үзәк булдыру, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә ремонт ясау һәм Советская урамындагы зиратларның коймаларын яңарту тора. Барлыгы әлеге эшләргә 7 411 751,76 сум күләмендә средстволар кирәк булачак. Белгәнебезчә, “Халык инициативаларына ярдәм итү” проекты буенча ремонт эшләренә финансларның бер өлеше региональ, икенче өлеше район бюджетыннан төшә. Шулай ук ярдәмгә спонсорлар, гадәттә безнең районда алар фермерлар, эшмәкәрләр, һәм халык үзе дә кушыла.
Иске Кулаткы район мәдәният идарәсе мөдире Флера Кузәева белдерүенчә, 2023 елның 2 февраленнән үк инде әлеге проектларны тормышка ашыру эшләрен башлап җибәрергә кирәк булачак. Ул поселение бюджетларына, шулай ук мәгариф, мәдәнияткә кагылышлы программаларга үзгәрешләр кертү, өлкә финанслар Министрлыгы белән килешүләр төзү, подрядчикларны билгеләү, спонсорлар һәм халык ярдәмен туплаудан гыйбарәт. Һәм киләсе елның 28 июленә кадәр барлык объектларда да ремонт эшләре тулысынча төгәлләнеп, аларны тантаналы төстә ачу булырга тиеш. — Бу юнәлештә беренче ел гына эшләмибез инде, зур тәҗрибәбез бар. Бердәм булсак, халкыбыз да бергәләп ярдәм итсә, киләсе елның җәй айларында ремонтланылган объектларыбызга сөенербез, — диде Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова.
Башлаган эш – беткән эш, диләр халыкта. Өлкә бәйгесенә тапшырылган 250 проект арасыннан безнең дүрт проектыбыз үткән икән, димәк үз җирлегебездә инде аларны бергәләп тормышка ашырырбыз.
Сабира Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6395

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.