Тырыш гаиләләр — район тоткасы

Кеше тормышында гаилә иң мөhимнәрдән, иң кыйммәтлеләрдән санала. Чөнки анардан — кешенең тормышы башлана.
Иске Кулаткы районында да тырыш, дус-тату яшәүче, эшчән, тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге күрсәтүче гаиләләр бик күп. Алар районыбызның тоткасы, горурлыгы булып тора.
Күптән түгел генә «Ульяновск өлкәсенең искиткеч гаиләләр тормышы» дип аталган өлкә китабы бастырылды. Әлеге китапка районыбызның абруйлы, хөрмәтле, намус хезмәтләре белән районны үстерүдә өлеш кертүче гаиләләр дә кертелде.
Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Асия Абдрәуфовна һәм Рөстәм Исмәгыйлович Арифуллиннар, Наилә Адельхановна һәм Рушан Дәүләтшович Мулюковлар, Гүзәл Абүзәровна һәм Рушан Зәкиевич Ахметовлар, Гөлфия Фәритовна һәм Рамил Камилович Сөнчәләевлар район администрациясенә чакырылып, тантаналы рәвештә бүләкләнделәр.
Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышында әлеге гаиләләрнең уңышлары, районны үстерүдә өлешләре, тырыш хезмәтләре, гаилә тормышлары турында билгеләде һәм истәлекле вакыйга белән котлап, аларга «Ульяновск өлкәсенең искиткеч гаиләләр тормышы» дип аталган китапларны тапшырды. Әлеге гаиләләрне районда да һәркем яхшы белә һәм ихтирам итә.
Районда үрнәк гаиләләр бик күп. Алар гаилә кыйммәтләрен саклап, матур гамәлләр һәм хезмәттә узган гомерләре белән мактауга лаек. Яшь гаиләләр дә алардан үрнәк алып, дус-тату яшәп, балаларына ныклы тәрбия биреп, лаеклы яшәсеннәр иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6392

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.