Ул мәңге безнең күңелләрдә

17 февраль көнне “Парус Надежды” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә “Ул мәңге безнең йөрәкләрдә” исемле тематик чара үтте.

Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 111 ел тулу көненә багышланды. Үзәк белгечләре һәм китапханә хезмәткәрләре А. Р. Рәхмәтуллина, Н. Д. Фәйзуллина балаларны М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Балалар шагыйрьнең сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыдылар. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгына һәм зур батырлыгына кабат инандырды. Әлеге кичә балаларыбызның күңелендә патриотик хисләртәрбияләргә ярдәм итте.

Зөлфия Аксенова,
“Парус Надежды” үзәге җитәкчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=543

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.