Әнием-кадерлем! 

Хатын-кызның төп вазифасы – балалар табу һәм аларга дөрес тәрбия бирү. Бөтен һөнәрләр арасыннан “Әни” һөнәре – иң катлаулысы һәм мөһиме.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче өч бала әнисе Галия Фәритовна Усеева да бәхетле хатын-кыз.
Тормыш иптәше Илдар Наилович белән бер-берсен ихтирам итеп, мәхәббәт хисен саклап, 10 ел дус-тату яшәп, өч балаларына гомер бүләк иттеләр.
Өлкән уллары Ильяс – Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III cыйныф укучысы. Кәрим Иске Кулаткы “Гөлчәчәк” балалар бакчасының чыгарылыш төркеменә, ә инде нәни кызлары Диана ясле төркеменә йөриләр. Ильяс һәм Кәрим бик җитдиләр һәм җаваплылар. Әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре, бөтен эштә аларга булышырга тырышалар. Сеңелләре Диананы да бик яраталар, аның белән шау-гөр килеп уйныйлар.
Галия Фәритовна өчен балалары — тормышның иң зур бүләге. Ул аларга кадерле, ягымлы, яраткан әни. Хәзерге вакытта Галия Фәритовна Иске Кулаткыдагы “ Ульяновск челтәр комания “ сендә хезмәт итә. Ә инде тормыш иптәше Илдар Наилович “Павловка” эчке эшләр бүлегендә оператив дежур ярдәмчесе вазифаларын башкара.
Яшь гаилә әти-әниләре Галия Расимовна һәм Наил Вәлиахметович белән бер түбә астында җылы мөнәсәбәттә булып, дус-тату яшиләр.
Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел, чөнки Усеевлар гаиләсендә өч буын бер-берсен хөрмәт итеп, бер сүздән аңлап яши.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4893

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.