Якташыбыз – танылган спортчы

Районыбыз яшьләре Иске Кулаткы данын өлкә күләмендә генә түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә лаеклы дәрәҗәдә яклыйлар. Бу хакта төрле бәйгеләрдә җиңүләр, фестивальләрдә, конкурсларда катнашулар ачыктан ачык сөйли. Якташыбыз – Иске Атлаш авылы егете Рафаэль Аюкаевның исеме бик күп чит илләрдә дә таныш. Искекулаткылылар аның белән чын мәгънәсендә горурлана, аеруча яшь буынга ул үрнәк булып тора.
Рафаэль Аюкаев даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында ирешкән уңышлары белән барыбызны да сөендерә. Төрле массакүләм мәгълүмат чараларында аның җиңүләре турында без еш кына ишетеп торабыз.
Якташыбыз бала чактан ук төрле спорт белән шөгыльләнә, күп санлы бәйгеләрдә, ярышларда актив катнаша. Рафаэльның әти-әнисе Иске Атлаш авылында туып үскән, ул үзе дә еш кына биредә булып, җәйге ялларын әтисенең туган авылында үткәрергә ярата. Яраткан әбисе янына кунакка кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп китә.
Рафаэль тхэквондо буенча Европа чемпионы, Халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Россия чемпионатының бронза призеры һәм башка бик күп төрле дәрәҗәле спорт исемнәренә лаек.
Күптән түгел генә Рафаэль безне тагын бер җиңүе белән куандырды. Октябрь азагында Нидерландыда тхэквондо буенча халыкара рейтинг турниры тәмамланды. Узган ял көннәрендә Эйндховенда инде 48нче тапкыр узган ярышларда дөньяның иң көчле спортчылары җиңү өчен көрәште. Россия җыелма командасы составында бу турнирда Тольяттиның 2 нче олимпия резервы спорт мәктәбенең тхэквондочысы Рафаэль Аюкаев чыгыш ясады. Үз авырлыгында ул алтын медаль яулады. Чемпион исемен алу юлында Аюкаев көндәшләре арасында өч ышанычлы җиңү яулады һәм мактаулы трофейга ия булды.
Халыкара турнирда җиңүчене Сызрань шәһәренең 2нче мәктәбе тренеры Әнар Аскеров әзерләде. Агымдагы көз ае Аюкаев өчен дәрәҗәле турнирларга бай булды. Әйтик, сентябрь аенда Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә ул өлкән спортчылар арасында тхэквондо буенча Россия чемпионы булды, өченче тапкыр бу мактаулы исемне раслады. Шулай ук Мәскәүдә G-1 Russian Open класслы халыкара рейтинг турнирында ул 87 кг. артык авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
Якташыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Аны шундый дәрәҗәле җиңүләре белән котлап, алда да зурдан-зур уңышлар телибез.
Р. СӘЙФУЛЛИНА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4897

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.