21 июнь — медицина хезмәткәрләре көне

Сәламәтлек сагында.
Безнең Иске Кулаткы район больницасының табиблары, шәфкать туташлары, гомумән бу сферада җиң сызганып эшләүчеләр бу матур бәйрәмне күтәренке рухта каршы алалар.
Бүген районыбызда халыкның сәламәтлеген кайгыртуда район болницасы, 14 фельдшер – акушерлык пункты, Урта Терешка , Иске Мостяк авылларында табиблык амбулаторияләре, Иске Зеленай, Иске Атлаш авылларында һәм район больницасында табибларның гомуми практик офислары функцияли. Югарыда күрсәтелгән участокларда барлыгы 19 табиб, 88 урта медицина персоналы хезмәт итә.
Иске Кулаткы район больницасында авырулар өчен бүген 51 койка, 16 көндезге стационар урын бар.
Медицина хезмәткәрләре тәүлекнең төрле вакытында халкыбызның сәламәтлеген кайгыртуда җаваплы эш башкаралар.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү службасы авыруларның чакыруларын кабул итеп, тиз арада алар янына ашыга. Бу сферада 9 урта медицина персоналы, 9 фельдшер һәм 6 шофер хезмәт итә.
Иске Кулаткы район больницасының коллективы белән озак еллар тәҗрибәле табиб Сергей Александрович Кунеевский җитәкчелек итә. Шушы чорда безнең больницаның йөзе күпкә уңай якка үзгәрде. Соңгы елларда төрле программалар нигезендә шифаханәнең бинасына күптөрле ремонт эшләре башкарылды, коллективта бердәмлек һәм дуслык артты.
— 21 июнь — медицина хезмәткәрләре көне килү уңаеннан коллегаларымны, ветераннарны чын күңелдән кайнар тәбрик итәм, аларга корычтай исәнлек, ак бәхетләр, чиксез шатлыклар теләп калам. Без киләчәктә алар белән бергә хезмәт итеп, халкыбызның сәламәтлеген ныгытуда тырышып эшләрбез, — ди Сергей Александрович Кунеевский.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3772

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.