Июн 03 2020
Сарык башы
Ялгыз яши Хәсән бабай
Юк әллә ни байлыгы.
Ярлылык күрсәтеп йортта
Акыра соңгы сарыгы.
Ризык итеп мал суярга
Ул күршесен чакырган.
Суючыга ярдәмгә дип
Ияргәннәр дүрт туган.
Ярдәмгә рәхмәт кирәкми
Хәзер акча заманы.
Сарык сую хезмәт хакы
Акчаның юк туганы.
Ниятләшеп өмәчеләр
Малны екканнар дүртәү.
Хәсән бабай күкрәк суккан:
“Кан-кардәшләрем күбәү!”
Сарык түгел гүя үгез
Тунаган бер йорт кеше.
Йодрыктай малда чагылган
Һәммәсенең өлеше.
Суючы Хәсән бабайга
Әйткән үз хезмәт шартын.
-Бирерсең мең тәңкә акча
Cарык ботының артын.
Шушы сүзгә дәвам итеп
Кушылган ике туган.
-Ярдәм өчен безгә өлеш
Малның алгы ботыннан.
Гаҗәпләнгән шунда бабай-
Ничек сез оялмыйсыз.
Сарык диеп кан кардәшләр
Сез бит мине туныйсыз.
Кан кардәштә, мал кардәш юк,
Күңелләр каты ташлы.
Бабай авызын ачып калган
Кулында сарык башы.
Рөстәм Арифуллин.
Иске Кулаткы.
Юк әллә ни байлыгы.
Ярлылык күрсәтеп йортта
Акыра соңгы сарыгы.
Ризык итеп мал суярга
Ул күршесен чакырган.
Суючыга ярдәмгә дип
Ияргәннәр дүрт туган.
Ярдәмгә рәхмәт кирәкми
Хәзер акча заманы.
Сарык сую хезмәт хакы
Акчаның юк туганы.
Ниятләшеп өмәчеләр
Малны екканнар дүртәү.
Хәсән бабай күкрәк суккан:
“Кан-кардәшләрем күбәү!”
Сарык түгел гүя үгез
Тунаган бер йорт кеше.
Йодрыктай малда чагылган
Һәммәсенең өлеше.
Суючы Хәсән бабайга
Әйткән үз хезмәт шартын.
-Бирерсең мең тәңкә акча
Cарык ботының артын.
Шушы сүзгә дәвам итеп
Кушылган ике туган.
-Ярдәм өчен безгә өлеш
Малның алгы ботыннан.
Гаҗәпләнгән шунда бабай-
Ничек сез оялмыйсыз.
Сарык диеп кан кардәшләр
Сез бит мине туныйсыз.
Кан кардәштә, мал кардәш юк,
Күңелләр каты ташлы.
Бабай авызын ачып калган
Кулында сарык башы.
Рөстәм Арифуллин.
Иске Кулаткы.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3764
Свежие комментарии