Апр 24 2024
Хәрби әзерлекләрен күрсәттеләр
Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Флаглар мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган традицион «Җыр һәм строй» смотр-конкурсының район этабы үтте. Конкурста Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы, Урта Терешка урта мәктәпләре командалары катнашты. Район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө. Хәсәнов смотрда катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның балаларны патриотик тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Укучыларның хәрби формалардан солдатларча атлаулары, төрле хәрби хәрәкәтләр күрсәтүләре, патриотик җыр башкарулары, марш белән үтүләре алдан ук зур әзерлек алып бару турында дәлилләде. Соңыннан һәрбер команда Почет Грамоталары белән бүләкләнде.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11875
Свежие комментарии