Очучы якташыбыз белән хушлаштык

Сызрань шәһәрендә батырларча һәлак булган вертолетчы, офицер Азиз Шаяхметов белән хушлаштылар. Вертолетчы якташыбыз Азиз Кырым ярларында һәлакәткә очрый. Хушлашу тантанасы якшәмбе көнне 21 апрельдә, 1 нче җирләү йортында узды. 28 яшьлек Азизны Иске Зеленай авылында, офицерның әти-әнисе туган җирендә җирләделәр. Хушлашу церемониясендә районыбыз җитәкчеләре дә катнашты. Азиз үзе Сызраньда туып үсә, башта 27 нче мәктәптә, ә аннары лицейда белем ала һәм уңышлы гына Сызрань вертолет училищесын тәмамлый. Шуннан соң аны Калининградка хезмәт итәргә җибәрәләр. “Азиз намуслы, ярдәмчел, игелекле иде. Ул һәрвакыт ышанычлы дус булды. Булган хәлгә ышанасы килми», — дип сөйләде һәлак булган офицерның сеңлесе Гөлшат. Азиз Шаяхметов Ми-24 вертолеты экипажы командиры була, ул 10 апрель иртәсендә Кырымның көнбатыш ярлары янында һәлакәткә очрый. Вертолет планлы очыш ясаган һәм Украинаның экипажсыз катерларын эзләү һәм табуны өйрәнгән. Бу хакта РФ оборона Министрлыгына сылтама белән «Хәрби күзәтү» хәбәр итә. Вертолет экипажының барлык әгъзалары һәлак була. Оборона Министрлыгына вертолетның төшүенең беренчел сәбәбе дип авиатехниканың эшләмәве атала.
Батырларча һәлак булган якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. “Очучылар үлми – алар очып китә һәм кире әйләнеп кайтмый…”

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11872

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.