12 январь — Прокуратура хезмәткәрләре көне

Закон сагында торучыларны һәм тармак ветераннарын әлеге мөһим дата белән ихлас котлыйбыз. Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда да законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкарып, тормышыбызда мөһим урынны били. Сезнең тырышлыгыгыз белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен, пенсионерларны, балаларны, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә. Сезгә законлылык, хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.
Л.Ф. Богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең
урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2964

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.