Аллаһ йортында — олы мәҗлес

30 декабрь көнне Вязовый Гай авылында зур вакыйга – авыл мәчете ачылуга 20 ел тулуга багышланган чара узды.
Әлеге чарага мәхәллә халкы, авылдан китеп төрле төбәкләрдә яшәүче һәм шушы көнне авылга кайткан кунаклар, Иске Кулаткы район үзәгеннән килгән дин әһелләре һәм Ульяновск өлкә диния нәзарәтеннән олы кунаклар килгән иде. Моннан нәкъ ике дистә ел элек мәчетнең элеккеге имамы Мәхмүт хәзрәт Бәширов (мәрхүм инде) башлангычында шундый матур, мәһабәт бина төзелә. Аллаһы йорты авыл үзәгендә урнашкан. Көненә биш тапкыр яңгыраган азан тавышы мөэминнәрне гыйбадәт кылырга чакыра. Бу авылның халкы да матур, мул тормышта яши, динебез кушкан барлык йолаларны үтәп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә белә. Аларның уңганлыгына, тырышлыгына сокланырга, ә өлкән буынга карата игътибарлы, кайгыртучан, ата-ана хакын хаклап яшәүләреннән үрнәк алырга була. Әйтергә кирәк, Вязовый Гай авылында ислам дине кануннарын да үтәп, гел матур-матур мәҗлесләр үткәреп, Коръән ашлары уздырып, әрвахларга догалар кылып яши халык. Мәчетнең 20 еллыгына багышланган мәҗлесне ике тапкыр хаҗ сәфәре кылган кеше – авыл имамы Мияссәр хаҗи Бәширов ачып җибәрде. Ул биредә җыелган барлык авыл халкына, кунакларга изге теләкләрен җиткереп, Коръән сүрәләре укыды, олы чарага килгән халыкның, килә алмаучыларның, авыл халкының, мәчетне төзүчеләрнең, ярдәм итүчеләрнең сәламәт, бәхетле яшәвен теләп дога кылды. Шулай ук якты дөньядан киткәннәр, ярдәм итүчеләр арасында вафат булганнар рухына догалар багышлады.
Тулырак материалыбызны 2 номер газетасында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2961

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.