Өлкәннәр хөрмәтләнде

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр – безнең әби-бабаларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның әчесен — төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әби-бабаларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
2 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Бу көнне биюләр залы да аерым җылылык, нур белән тулган иде. Бирегә районыбызның төрле тармагында хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннар чакырылдылар. Дәһшәтле сугыш, сугыштан соң ачлы-туклы килеш илне торгызу елларында куелган хезмәт никадәр генә авыр булмасын, күзләрендәге нур чаткысын, киләчәккә булган өметләрен сындыра алмаган.
Өлкәннәребезгә үтәргә туры килгән шушы олы тарих юлы, куйган хезмәтләре алдында баш иеп, район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаева регион Башлыгы С.И. Морозовның, район Башлыгы Э.Ә. Ганеевның һәм үзенең котлауларын җиткерде.- Бүгенге тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сез булдырганнарны без дәвам итүчеләр. Янәшәбездә сезнең булуыгыз — тормышны тагын да матурайта, ямьләндерә, киләчәктә дә исәнлек белән бәхетле гомер кичерегез, -диде В. А. Деникаева һәм матур җыр белән үзенең чыгышын дәвам итте.Район администрациясе Башлыгының урынбасары И.Ш. Мәгдиев та һәрвакыт янәшәбездә булган, шатлыгыбызны — кайгыбызны уртаклашкан, киңәш -табышлары белән ярдәмгә ашкынган, һәр адымыбыз өчен борчылган өлкәннәргә кайнар котлавын юллап, музыкаль чыгыш бүләк итте.
Өлкәннәргә бәйрәм котлавы буларак “Гөлчәчәк” һәм “Чишмә” балалар бакчалары нәниләре, Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре укучылары, “Моң дулкыны” триосы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе тәрбиячеләренең матур чыгышлары яңгырады.
Ә инде хөрмәтле кунаклар тәм-томнар тулы өстәлләр артында бер — берсе белән аралашып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бер залда очрашып өлкәннәр яшьлек елларын, хезмәт чорларын, үткәннәрне искә алдылар. “Бердәм Россия” һәм “ЛДПР” партияләренең вәкилләре кунакларга бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм чарасы, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмагандыр. Аеруча яшь буынга ул кабат кеше гомеренең никадәр кадерле икәнлеген белдереп, янәшәдәгеләребезгә булган җылылыгыбызны кызганмаска искәртте. Гомерләрен район тормышына, аның якты киләчәгенә һәм намуслы хезмәткә багышлаган әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2042

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.