Җирдә — безнең төп хезмәт

Профессиональ бәйрәмнәрен безнең Иске Кулаткы районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә уңай күрсәткечләр белән каршы алалар. Шушы уңайдан без Иске Кулаткы авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы И. К. Аделовка мөрәҗәгать иттек.

Ирфан Камилович, безнең Иске Кулаткы районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәренә нинди уңышлар белән киләләр?
— Иң беренчедән, мин районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен үзләренең киләсе профессиональ бәйрәмнәре белән чын күңелдән кайнар тәбрик итәм, аларга авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә бәхет теләп, икмәк, терлекчелек продукциясен җитештергән өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.
Әйе, быел кыр эшчәннәре хезмәт итеп барлык культуралардан мул уңыш алдылар. Мәсәлән, район буенча һәр гектардан уртача 22, 6 центнер бөртек җыелды. Ә Вязовый Гай производство кооперативында, ИП “Гафуров Р. Ә.”, ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыкларында бу күрсәткеч хәтта 35 — 40 центнерга кадәр җитте. Гомумән, быел район буенча 40 меңнән артык бөртек тупланды. Бу, билгеле, куанычлы вакыйга.
— Урып-җыю кампаниясендә яисә башка төр эшләрне башкарганда кайсы хуҗалыкларны уңай яктан билгеләп була?
— Иген үстерүче яисә авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүче һәр коллективны, һәр кешене уңай яктан билгеләп үтәр идем мин. Чөнки безнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен күп чыгымнар һәм түземлек таләп ителә.
Быел ИП “Ягудин Р. Б.”, ИП “Ибраев Ю. М.” хуҗалыкларының һәм “Бахтеевка” производство кооперативының уңыш җыюда, көзге чәчүне, туңга сөрү эшләрен башкаруда активлыгын аеруча билгеләр идем. Аларның җитәкчеләре Р. Б. Ягудинга, Ю. М. Ибраевка, хуҗалык җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы И. Н. Арлановка һәм башкаларга олы рәхмәтләремне белдерәм.
— Аерым хезмәт алдынгылары турында да сөйләсәгез иде?
— Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә,- дип сөйлиләр халык телендә. Тырыш кыр эшчәннәре булмаса, югары нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый бит. Безнең Иске Кулаткы районында да уңганнар җитәрлек. Мәсәлән: Ф. А. Атауллин (ИП Ягудин Р. Б.”), В. Д. Васильев, И. В. Чагаков (“Бахтеевка” производство кооперативы), С.А. Рахманкулов (ИП “Хайров И. С.” хуҗалыгы), Р. С. Юнусов (ИП «Богданов Р. Ә.»), шулай ук индивидуаль препринимательләр, крестьян- фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре: Р. А. Вәлиев, Р. А. Канюшев, И. С. Курмашев, Р. Р. Мостафин, И. Ш. Шабаев, Р. Я. Яфаров төрле эшләрдә тырышып хезмәт итеп, югары күрсәткечләргә ирештеләр һәм районыбызның йөзен уңай яктан күрсәттеләр. Шуның белән беррәттән районыбызның авыл хуҗалыгы остазлары Г. Ю. Воиновның, К. С. Рамазановның, Я. Җ. Усмановның һәм башкаларның элеккеге еллардагы авыл хуҗалыгы өлкәсендә бай тәҗрибәләрен билгеләп үтәсе килә.
-Ирфан Камилович, авыл территорияләрен үстерү идарәсе районыбыз халкын терлек азыклары белән тәэмин итүдә нинди эшләр башкара?
— Агымдагы елда кырлар- ыбыздан мул уңыш алуга ирештек һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тагын да зур мөмкинлекләр туды. Быел август аенда Иске Кулаткы эшчеләр поселогында мини- ярмаркалар оештырдык һәм аларның эше алда да дәвам иттереләчәк. Ярминкәләрне уңышлы уздыру өчен без халыктан тиешле заявкалар кабул итәбез.
7 октябрьдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан сәүдә итү урынында зур ярминкә оештырылачак. Анда шулай ук хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булачак. Районыбызның һәвәскәрләре матур концерт программасы белән чыгышлар да ясарлар. Бәйрәм тантанасына барлык райондашларыбызны көтеп калабыз.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт, сезгә зур уңышлар телибез.
Әңгәмәне Рөстәм
Арифуллин.
алып барды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2037

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.