Куркыныч күренешкә юл куймыйк

Коррупциянең ни — нәмәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, дип яза энциклопедия. Ул илләрнең берсе без булабыздыр инде. 2000 елда “нибары” 82 нче урында булсак, хәзер 143 нче дә. Быел Россиядә 10 200 ришвәт алу очрагы теркәлгән. Шуларның 193 ендә генә зур суммалар бирү-алу очраклары. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора. Агымдагы атнада да коррупциягә каршы көрәш тагын бер көч белән алдырып китте. 25 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр Ульяновск өлкәсендә Губернаторыбыз С.И. Морозов инициативасы буенча VI региональ “Коррупциягә каршы инициативалар” анталыгы уза. Ул сәламәтлек саклау тармагында коррупция күренешләрен ачыклау һәм булдырмауга багышланган. Узган атнада аңа әзерлекне район администрациясендә һәм социаль учреждениеләрдә башлап җибәрделәр. Ә шушы көннәрдә генә Иске Кулаткы районы авылларында яшәүче халык аноним рәвештә анкеталар тутырдылар. Хәзерге вакытка сораштыруда 250 гә якын кеше катнашты. Бу сораштыру әле дә дәвам итә. Анда медицина тармагына кагылышлы сораулар, мәсәлән, медицина тармагында коррупция очракларының булу-булмау дәрәҗәсе, дәвалану өчен даруларны пациент үзе сатып алганмы-юкмы, табибларга ришвәт бирү-бирмәү, ни өчен әлеге тармакта коррупция күренеше күзәтелә һ.б. бар. Сораштыру нәтиҗәләрен өлкәдәге “Аналитика” учреждениесе белгечләре барлыячаклар. Соңрак йомгак ясау районга җибәрелгән нәтиҗәләр буенча булачак.
Ә агымдагы атна эчендә Иске Кулаткы үзәк район больницасында төрле чаралар узачак. 26 сентябрь көнне медицина тармагындагы коррупция мәсьәләләре борчыган халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итү үзәк район больницасының баш врач кабинетында үтәчәк. 27 сентябрьдә район больницасының медицина персоналы катнашында зур конференция булачак. Анда табиблар, урта персонал белән берлектә һөнәри этика, медицина хезмәткәренең коррупциягә каршы стандартлар буенча эшләү мәсьәләләре каралачак.
28 сентябрь көнне үзәк район больницасының медицина персоналы Иске Кулаткы районы прокуроры белән очрашачаклар һәм коррупциягә каршы көрәш буенча әңгәмә алып барачаклар.
Киләсе атнада коррупциягә каршы көрәш атналыгына нәтиҗәләр ясау да көтелә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2034

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.