Халык сәламәтлеген саклап

Район Башлыгы Э.Ә. Ганеев та халык сәламәтлеген кайгырту өчен күп эшләр башкарып, сәламәтлек саклау тармагына зур игътибар бирә. Июль азагында район Башлыгының спонсорлык ярдәменә терапия бүлегендә ремонт эшләре башланды. Искәртәбез, 2013 елда биредә яңа пластик тәрәзәләр, җылыту системасы алмаштырылды. Ә инде палаталарга, башка бүлмәләргә ремонт ясалмады.
Бүгенге көндә биредә кызу ремонт эшләре бара. Саратовтан килгән электриклар бригадасы электр линияләрен алмаштуру белән мәшгуль.
Штукатур-малярлар стеналарны, түшәмнәрне тигезләп, штукатурлап, аны төрле төсләргә буярга әзерлиләр. Ремонт эшләрендә больницаның хуҗалык мөдире Р. А. Атауллин һәм аның эшчеләре дә ярдәм итеп, актив катнашалар.
Аннан соң су линияләрен алмаштыру, канализация системасын тулысынча яңарту, санитар узелларны төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр. Яңа ишекләр кую, идәннәрне алмаштыру күздә тотыла. Шулай ук район Башлыгы Э.Ә. Ганеевның средстволарына больницада лифтның эшләвен яңадан башлап җибәрү планлаштырыла.
— Капиталь ремонт — безнең өчен зур сөенеч. Терапия бүлеген ремонтлау – бик мөһим. Биредә проблемалар шактый иде. Ремонт эшләре баруга карамастан, эшләү процессына бернинди дә үзгәрешләр кертелмәгән. Авыруларны дәвалау дәвам итә. Үзебез дә, дәваланучылар да әлеге эшкә бик шатланабыз. Безгә бары тик җиң сызганып эшләргә генә кала.
Форсаттан файдаланып, үземнең, коллективым исеменнән халыкның сәламәтлеген игътибарда тотучы, кайгыртучы, битараф булмаучы район Башлыгы Э.Ә. Ганеевка әлеге мөһим эшне үз средстволарына тормышка ашырганы, контрольдә тотканы өчен тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм, — дип ассызыклады район больницасының Баш табибы С.А. Кунеевский.
Шулай ук С.А. Кунеевский белән аралашу дәвамында Ульяновск өлкәсендә старт алучы “Ачык реанимация” исемле пилотлы проект турында да сүз барды. Искәртәбез, әлеге проект Губернатор С.И. Морозов инициативасы белән ел башыннан балалар шәһәр клиник больницасының стационарында эшли башлады. Аның кысаларында авыр хәлдә булучы бала янында әти-әни тәүлек буе торырга мөмкин. Бүгенге көнгә әлеге хезмәт белән 60ка якын гаилә файдаланган. С.А. Кунеевский да киләчәктә әлеге проектны район больницаларында тормышка ашыруны кирәкле дип уйлый һәм хуплый.
Әлфия ЯФАРОВА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1870

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.