VI Корылтай бөтен дөнья халкын берләштерде

2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Анда дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, мәртәбәле кунаклар һәм бер төркем журналист катнашты. Алар арасында булу бәхетенә мин дә ирештем. Казан безне һәрвакыттагыча үзенең хозурлыгы, бөек, горур татарлар башкаласы буларак каршы алды. Бар нәрсә дә алдан ук уйланган, билгеле тәртиптә һәм зәвыклы итеп оештырылган иде. Шушы көннәр сизелмичә, бик тә бай программа буенча үтеп китте. Әлеге Корылтайда безнең Иске Кулаткы районыннан район Башлыгы Э.Ә. Ганеев җитәкләгән дүрт делегат һәм бер журналист катнашты. Гомумән, Ульяновск өлкәсеннән төрле тармакта хезмәт итүче ике дистәгә якын татар зыялылары биредә катнашып, билгеләнгән вазифаларын үтәделәр.Корылтайның төп максаты — гасырлар аша безгә килеп җиткән телебезне, мәдәниятебезне, гореф – гадәтләребезне саклап һәм яңа буыннарга җиткергән хәлдә үзебезне бердәм милләт итеп хис итүгә омтылу булды.
Бу төп тема буларак дискуссия мәйданчыкларында да барды, Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының Пленар утырышында да кызыл тасма кебек сузылып барды, чыгыш ясаучыларның һәркайсы милләтебезне, телебезне сакларга чакырды.
В.В. Путинның Бөтендөнья татар конгрессы VI съездында катнашучыларны сәламләү хатында да бергә һәм бердәм булырга чакыру яңгырады. Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев һәм башка чыгыш ясаучылар да татар халкының бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне сакларга, башка халык белән дустанә һәм килешеп яшәү мөнәсәбәтләре булдыруга омтылышыбызны белдерәбез диделәр. Россия Президенты Владимир Путинның телләрне өйрәнүгә кагылышлы белдерүен аңлап бетермичә фараз кылырга ярамый, ул чыгышта туган телләрне укытуны кыскарту турында сүз бармый. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә тәфсилләп тукталды.
“Барыбызны да борчыган мәсьәлә – туган телебезне сакларга кирәк. Бу проблема барлык милләтләргә дә кагыла, чөнки кешелек дөньясында глобальләшү процессын туктатып булмый. Техник революциянең үз юлы бар, аның үз табигате, ә шунда туган телне югалтмау – анысы безнең эш.
Дәүләт Киңәшчесе бу нисбәттән соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышына тукталды. “Аңлап бетермәс көе төрле фаразлар кыла башладылар. Дикъкать белән карагыз: Россия Президенты чыгышында сүз Россиядәге милләтләрнең туган телләрен кыскарту турында бармады. Киресенчә, һәр халыкның туган телен белү буенча конституцион хокукы бар», — дип әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессының VI Корылтаенда Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шура рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Вәсил Шәйхразыевка йөкләнде.
Аның кандидатурасын яклап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясадылар.
«Бу кандидатураны без Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин белән килешеп карадык. Әлбәттә, Башкарма комитет кала, аның эше көндәлек эш, стратегия белән Милли Шура шөгыльләнәчәк. Аның эшен вице-премьер алып барачак. Шуңа күрә аңа ышаныч күрсәтеп, матур итеп эшләргә кирәк. Сүз көрәштереп, беркая китә алмыйбыз. Тыныч кына аңа уңышлы эш телик”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
“Миңа ышаныч белдереп, сайлаганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. 25 ел буе эшләгән Бөтендөнья татар конгрессы нигезенә таянып эшләргә сүз бирәм. Съездда кабул иткән карарларны үтәргә, Татарстанны, татар халкын алга итәр өчен эшләргә ышандырам”, – диде Васил Шәйхразыев.
Пленар утырышта 75 кешедән булган Шура президиумы сайланды. Безнең районнан район Башлыгы Э. Ә. Ганеев та бар иде. Котлаулар төгәлләнгәч “Корстон” сәүдә — күңел ачу комплексында Татарстан Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе булды. Икенче көне, 4 августта, “Корстон” сәүдә — күңел ачу комплексында Татарстан Республикасының инновацион җегәре күргәзмәсе, социаль – иктисадый, сәнәгать объектларын тәкъдим итү булды. Ә журналистларның бер өлеше Татарстан Республикасының иң алдынгы мәгълүмат агентлыгы — “Татар-информ” редакциясенә “Матбугат туры”нда булды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20ләп журналист агентлык эшчәнлеге һәм журналистлар белән танышты. “Татарча яңалыклар оператив булырга һәм вакытында чыгып барырга тиеш. Шулай булмаган очракта, кеше яңалыкларны башка мәгълүмат чараларыннан эзләп таба. Хәзер һәр кешенең кулында телефон, теләсә кем журналист булып эшли ала. Мондый шартларда без оператив һәм мобиль булсак кына эшли алабыз”, — диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов очрашу барышында.
Съездга килгән журналистларны ул “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе һәм шулай ук татар телле “Интертат” электрон газетасы редакциясенең эшләү принциплары белән таныштырды.
“Кеше мәгълүматны хәзер күбрәк социаль челтәрләрдән кабул итә башлады. Моны аерым бер журналистика дияргә мөмкин. Телевизор да карамый, газета да укымый, хәтта сайтларны да укымаучылар бар. Аларга мәгълүмат мессенджерларда килә. Социаль челтәрләргә вакытында укучыга татар телендә кызыклы мәгълүмат бирмәсәк, ул дөрес булмый”, — дигән фикердә баш мөхәррир.
Аның сүзләренчә, укучыларның кайберләре социаль челтәрдәге мәгълүмат белән генә канәгатьләнмичә, сайтка да кереп укый. Шуның хисабына, аудитория киңәя.
5 август көнне, съезд делегатларын һәм кунакларын Кукмара районы кабул итте. Вахит авылы мәдәният йортында башланып киткән чара концерт номерлары белән үрелеп барды. «Урал» һәм Вахитов исемендәге хуҗалыкларның мега-фермалары да кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Кукмараның «Туган төбәкне өйрәнү» музеена, мәдрәсәгә экскурсия, «Йолдызлык» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышлары белән танышу — съезд делегатларында уңай тәэсирләр калдырды. Районың Киндеркүл авылы янындагы Сабантуй мәйданы исә кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Район үзешчәннәре, фольклор ансамбльләренең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Җыр-биюләрдән беркем читтә калмады. Күпмилләтле халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган «йортлар», киез итек, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводының күргәзмәләре дә безгә бик ошады, хәтта арзан гына бәяләргә табалар, казаннар сатып алдык. Милли уеннар, күңел ачу – кече Сабантуйда боларның һәммәсе дә бар иде. Съезд делегатлары һәм кунаклары кичкә кадәр рәхәтләнеп ял итте, аралашты, фикер алышты. Кунаклар, Кукмарадан җылы тәэсирләр алып, юлга кузгалды.
Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды Казанда 2-6 август көннәрендә узды. Корылтайның пленар утырышы 3 августта, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үтте. Сүз уңаеннан, съезд эшендә 1 меңнән артык кеше катнашты. Алар Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм ерак һәм якын чит илләрдән килгәннәр иде.
Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1854

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.