Бәйрәмгә төрле төбәктән кунаклар килде

15 июль көнне «Җиңү паркында» һәм ипподромда өлкә Сабан туе узды.
«Без бергәләп барлык бәйрәмнәрне — рус халкының — Масленица, удмуртлар бәйрәме — Герберны, һәм бүген бик матур татар бәйрәмен — Сабан туен билгеләп үтәбез», — дип белдерде Губернатор С.И. Морозов.
Төбәк җитәкчесе Сергей Иванович бәйрәмгә килүчеләргә Россия Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисадый форумның пленар утырышындагы чыгышыннан “дөньяда суверенитет өстенлегенә ия илләрнең күп булмавы” турындагы сүзләрен искә төшерде. Ул кыр эшчәннәренә басуларда батырларча хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Ни өчен Россия чыннан да бәйсез? Чөнки безнең илдә яшәүче халыклар, аерым алганда Ульяновск өлкәсе, Татарстан бергә яши, бергә шатлана һәм ял итә. Безнең көч — бердәмлектә, кыйммәтләребезне, мәдәниятне һәм тарихны саклауда. Без гореф — гадәтләрне һәм мәдәниятне саклап кына калмыйбыз, ә аларны үстерербез, дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән!», — дип котлады ул.
Көн дәвамында спорткомплекс җирлегендә күптөрле ярышлар һәм милли уеннар оештырылды. Бәйрәм кунакларына сәүдә ярминкәсе һәм балалар атракционнары эшләде, шулай ук зур иҗади программа әзерләнгән иде, Ульяновск, Татарстанның Буа районы коллективлары, музыка, бию ансамбльләре чыгышлар ясады.
Безнең Иске Кулаткы районыннан Атлаш авыл поселениесе катнашты. Алар бик матур итеп үз мәйданнарын тәкъдим иттеләр, авыл йортында барлык милли тормышыбызны чагылдырган әйберләр урын алды, үзләре дә татар хатын – кызларының иң чибәрләре булдылар. Авыл йортлары конкурсында жюри әгъзалары үз гореф – гадәтләрен күрсәтә белгәннәре өчен районыбызга икенче урынны бирде һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Сабантуй кичкә кадәр гөрләде, халык пылау, чәк – чәк белән сыйланып күңел ачты.
М. САНАТУЛЛИНА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1799

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.