Актив тормышта яшиләр

Күпләр, пенсиягә чыккач кеше бакча эшләренә, телесериалларга чума, оныкларын бакчага, мәктәпкә йөртә башлый, шуның белән тормышы “түгәрәкләнә”, дип уйлый һәм… бик нык ялгышалар. Бүген пенсионерлар бик рәхәтләнеп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, фитнес-залларга, стадионнарга да йөриләр. Лаеклы ялдагыларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча безнең районыбызда да максатчан эш алып барыла. Үткән атнада “Парус Надежды” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә “Актив озак яшәү үзәге”нең ачылу тантанасы үтте. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В. А. Деникаева, сәламәтлек саклау, гаилә һәм социаль иминлек департаменты рәисе Р. М. Тимербулатов, район больницасының баш табибы С. А. Кунеевский һәм башка табиблар, Россия пенсионерлар Союзы әгъзалары һәм аларның җитәкчеләре Р. Я. Мусина, “Чишмә” ветераннар хоры һәм башка чакырылган кунаклар катнашты. Бу матур бәйрәмдә сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В. А. Деникаева чыгыш ясады. Ул регион Башлыгы С. И. Морозов тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлегенә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирелүе һәм өлкәбездә төрле максатлы программаларның уңышлы гына тормышка ашырылуы турында сөйләде. Ә инде җыелган кунакларны районыбызда шундый үзәкнең ачылуы уңаеннан тәбрик итте һәм иң җылы теләкләрен җиткерде. Өлкән яшьтәге апаларны һәм абыйларны районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашырга чакырды, һәрвакыт шундый энергияле, позитив булырга, актив сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде. “Актив озак яшәү үзәге”нең җитәкчесе дип билгеләнгән М. Ш. Хаметова да чарада катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм барчасын да үзәктә үткәреләчәк файдалы һәм мавыктыргыч чараларда актив катнашырга чакырды. Тантаналы чара тәмамлангач, “Парус Надежды” үзәгенең белгечләре өлкәннәребез өчен бик файдалы мастер – класс дәресе үткәрделәр. Пенсионерларыбыз бер-бересе белән аралашуны тәмле чәй өстәлләре артында дәвам итте.
— Һәр яшь тә үзенчә матур. Без пенсионерларны өйләрендә бикләнеп ятмыйча, безгә кушылырга чакырабыз. Диваннан торыгыз, телевизорны сүндерегез һәм өй мәшәкатьләрен онытыгыз. Актив пенсионерлар сафына рәхим итегез, – дип өнди Марисә апа Хаметова.
Зөлфия Юмаева,
“Парус Надежды” үзәгенең
директоры.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1796

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.