Ифтар мәҗлесендә

5 июнь кичендә, Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Гани” мәчетендә, ифтар мәҗлесе булып узды. Бу изге чарага бихисап мөселманнар килгәннәр иде.
Анда Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов, Ульяновск өлкәсенең баш ахуны Илдар хаҗи Сәфиуллин, якташыбыз, Самара мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм башкалар олы кунаклар буларак катнаштылар.
Мәҗелес башланыр алдыннан Иршат хәзрәт Сафин мөселманнарга вәгазьләр сөйләде. Ул үзенең чыгышында хәзерге заманда динебезне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирелүе турында ассызыклап, мөселманнарны дини йолаларыбызны башкарырга чакырды.
Аннан соң Илдар хаҗи Сәфиуллин мөселманнарга Ходай Тәгалә каршында ураза тотуның әһәмиятлелеге турында чыгыш ясады. Ул шулай ук дин, әхлак темасына эчтәлекле вәгазьләр дә сөйләде.
“Гани” мәчетенең баш имамы Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин изге чарага килгән мөселманнарга һәм кунакларга олы рәхмәтләрен белдерде һәм “Гани” мәчетен төзүдә катнашучы мөселманнарга, район Башлыгы Э. Ә. Ганеевка, элеккеге имамнарга, әрвахларга догалар кылдырды.
Әлеге кичәдә Ульяновск шәһәренең дин әһеле Марат хәзрәт тә вәгазьләр сөйләде.
Аннан соң мөселманнар ифтар кылып, намазын укыдылар. Ифтар намазыннан соң бу мәхәлләнең хатын-кызларына аш — су хәзерләгәннәре өчен олы рәхмәтләр белдереп, мәҗлес ашлары да тәм ит

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1628

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.