8 апрельдә Мосеевка авылының мәдәният йортында иҗади отчет концерты булды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тырышлыгы белән әлеге чара искиткеч эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Концерт матур җырларга, дәртле биюләргә, юмористик скетчларга һәм әдәби композициягә бай булды. Тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Залда утыручылар да һәр чыгышны игътибар белән карап, алкышларга күмде. 3 сәгать дәвамында …
Рубрика: Культура
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7860
Апр 04 2023
Балалар өчен бәйрәм
Китапханә белән танышу һәм укуга кызыксынуны үстерү максатыннан 4 апрельдә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 1 «А» сыйныфы укучылары (укытучылары С.Р. Хәсәнова) өчен үзәк балалар китапханәсенең уку залында «Китапханә укучыларына багышлау» бәйрәме узды. Балалар әкият иленә-китапханәгә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, анда китап Патшасы китап белән эш итү кагыйдәләре, китапханәдәге этикет кагыйдәләре белән таныштырды. Әдәби герой …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7795
Мар 31 2023
Беренче сыйныф өчен бәйрәм
Беренче сыйныф укучыларының Әлифбаны үзләштерү чоры тәмамланды, балалар китап белән эшләүнең барлык төп күнекмәләрен өйрәнделәр. Хәзер алар үзләре теләгән әдәби әсәрне сайлап алырга мөмкин. Ә китап аларга иң яхшы дус булсын өчен, китапханәчеләребез дә зур тырышлык куя. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен 1 сыйныф укучылары өчен «Китапханә укучысына багышлау» бәйрәмен үткәрәләр. 31 мартта Россия …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7758
Мар 31 2023
Штаб утырышы узды
Иске Кулаткы район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү буенча Штаб утырышы узды. Анда район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова, администрация Башлыгы И.Ш.Магдеев, төрле службалар җитәкчеләре катнаштылар. Штаб утырышында һәр елдагыча үзенең ярдәмчеләре белән өлкә ветераннар Советы рәисе Сергей Ермаков та катнашты. Көн тәртибендә Бөек Җиңү көнен тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итү, һәйкәл-обелискларны тәртипкә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7727
Мар 29 2023
“Иң яхшы сәхнә осталары” исемен акладылар
27 март көнне Халыкара театр көне билгеләнде. Бәйрәм уңаеннан Иске Кулаткы район мәдәният йортында да “халык” исемен йөртүче театр артистлары тамашачыларны бик эчтәлекле спектакль белән сөендерделәр. Әйтергә кирәк, соңгы елларда халык театры тамашаларына райондашларыбыз бик аз йөрде. Ә менә быел сәнгать, аеруча театр сөюче искекулаткылылар санының артып китүе күзгә күренерлек иде. Үзешчән сәнгать осталары күпләргә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7688
Мар 28 2023
Яңа премьера
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7675
Мар 22 2023
Үзебенекеләрне ташламыйбыз!
21 мартта Иске Кулаткы район мәдәният йортында махсус хәрбия операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максаты белән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» баш астында хәйрия концерты үтте. Бирегә бихисап халык җыелган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга эчтәлекле концерт тәкъдим итте. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгыш ясап, Украинадагы махсус хщрби операциядә безнең якташларыбыз да үзләрен кызганмыйча, хәрби бурычларын …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7588
Свежие комментарии