Беренче сыйныф өчен бәйрәм

Беренче сыйныф укучыларының Әлифбаны үзләштерү чоры тәмамланды, балалар китап белән эшләүнең барлык төп күнекмәләрен өйрәнделәр. Хәзер алар үзләре теләгән әдәби әсәрне сайлап алырга мөмкин. Ә китап аларга иң яхшы дус булсын өчен, китапханәчеләребез дә зур тырышлык куя.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен 1 сыйныф укучылары өчен «Китапханә укучысына багышлау» бәйрәмен үткәрәләр.
31 мартта Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемендәге 2 нче номерлы урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен ( сыйныф җитәкчесе Н.Р. Аделова ) китапханәчеләр «Уку шәһәренә рәхим итегез» сәхнәләштерелгән тамашасын үткәрделәр. Китап геройлары белән бергә балалар әкият дөньясына сәяхәт ясадылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7758

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.