Җиңү көне белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!

Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Курку белмәс йөрәгегез күпне сыйдырган, киләчәк буынның тыныч тормышы хакына үз-үзегезне аямыйча көрәшкәнсез.

Безнең тынычлыгыбыз хакына күрсәткән батырлыгыгыз, сынмас ихтыярыгыз, тыныч тормышта күрсәткән хезмәт сөючәнлегегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы кыю йөрәкле якташларыбыз бабаларының батырлыгына тап төшермичә, аларның үрнәгендә героик гамәлләр кылалар, явыз дошманны җиңүгә, илебездә тынычлык һәм иминлек булдыруда үзләрен аямыйча, зур өлеш кертәләр. Якташларыбыз рух ныклыгы, илгә тугрылык, кыюлык һәм түземлелек үрнәге күрсәтәләр. Аларга сугыш кырында каһарманнарча көрәшкән, Ватаныбызны өзелеп яраткан өчен ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлап, сезгә барчагызга да чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, күңелегез һәрчак шат булсын.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12085

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.