8 апрельдә Мосеевка авылының мәдәният йортында иҗади отчет концерты булды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тырышлыгы белән әлеге чара искиткеч эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Концерт матур җырларга, дәртле биюләргә, юмористик скетчларга һәм әдәби композициягә бай булды. Тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Залда утыручылар да һәр чыгышны игътибар белән карап, алкышларга күмде. 3 сәгать дәвамында барган концерт бер мизгелдәй үтте. Жюри әгъзалары тарафыннан да концертка югары бәя бирелде. Алар концертка зур әзерлек алып барылганын билгеләде.
Мосеевкалылар концерттан соң мәдәният хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Апр 10 2023
Авылда иҗади отчет концерты узды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7860
Свежие комментарии