Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбенең III һәм IV сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Л.Р. Абдуллина, Г.Р. Сәйфуллина белән “Күмәк көч” район газетасы редакцясендә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. Балаларга экскурсия бик ошады, алар биредә хезмәт итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Апр 10 2023
Балалар — бездә кунакта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7865
Свежие комментарии