21 мартта Иске Кулаткы район мәдәният йортында махсус хәрбия операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү максаты белән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» баш астында хәйрия концерты үтте. Бирегә бихисап халык җыелган иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларга эчтәлекле концерт тәкъдим итте.
Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгыш ясап, Украинадагы махсус хщрби операциядә безнең якташларыбыз да үзләрен кызганмыйча, хәрби бурычларын намус белән үтәүләре, турында ассызыклады һәм район халкының бердәм булып гуманитар җыюда тырышлык куйганнары өчен рәхмәтләр белдерде.
Свежие комментарии