Рубрика: Новости района

Изге җомга көне белән дус-туганнар!

Иң мөһиме Ходай безне ташламасын, Бәрәкәтле, мул тормышлар насыйп итсен! Барчабызга озын гомер бүләк итеп, Борчуларны, кайгыларны алып китсен!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7943

Мәктәп укучылары -музейда кунакта

13 апрельдә Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү  музеенда Урта Терешка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Бу укучылар төркемен  укытучы Галия Камилевна Абдрәхимова җитәкләде. Район музееның  директоры  Роза Мөдәрисовна Байбикова  балалар белән “Батырлык дәресләре” алып барды һәм районыбызның Бөек Ватан сугышы Геройлары турында сөйләде.  Әлеге эчтәлекле чара һәр укучының күңелендә туган илгә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7931

Чакырылыш комиссиясе эшли башлады

13 апрельдә Иске Кулаткы районында хәрби сафка чакырылыш комииссиясе үзенең эшен башлап җибәрде. Яшь егетләр район больницасында сәламәтлекләрен тикшергәннән соң, махсусс комиссия каршында армиягә кагылышлы булган фикерләре белән уртаклаштылар. Моның турында төп материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7920

Хатларымны син барыбер укырсың…

Бүген   батыр якташыбыз, хәрби хәрәкәтләр ветераны, өлкән разведчик Рамис Илдарович Насыйровның махсус хәрби операциядә һәлак булганына бер ел тулды. Рамис Иске Кулаткыда туып үсә. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем ала һәм балачак хыялы – хәрби булу теләген тормышка ашыру белән яна. Механика-технология колледжында белем алганнан соң, хәрби хезмәткә чакырыла. Һәм аннан кайткач инде …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7915

Төзекләндерү өмәсендә

12 апрельдә Мосеевка авылында төзекләндерү буенча зур өмә узды. Әлеге чарада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы зур теләк белән катнашты. Өмәдә катнашучылар ташулар алып килгән чуп-чарларны җыештырдылар. Авыл халкы әлеге өмәгә үз техникалырында килеп, чүп-чарны билгеләнгән урынга илтеп ташладылар. Бергәләп эшләнгән эшнең нәтиҗәсе һәркемне куандырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7912

Өлкә ифтары узачак

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7906

Кыр эшләре ашыктыра

Ульяновск өлкәсе аграрийлары язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Бу хакта Губернатор Алексей Русскихка 31 мартта язгы чәчү кампаниясенә әзерлек буенча өлкә штабында хәбәр иттеләр. Утырыш төбәк Башлыгының Новоспасск районына эш сәфәре барышында узды. «Бүген мин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләребезнең язгы сезон башына лаеклы килүенә инандым. Уҗымнар яхшы хәлдә, күчереп утырту кирәкми. Хәзер бөтен өмет уңайлы җәйге …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7903