Хатларымны син барыбер укырсың…

Бүген   батыр якташыбыз, хәрби хәрәкәтләр ветераны, өлкән разведчик Рамис Илдарович Насыйровның махсус хәрби операциядә һәлак булганына бер ел тулды.
Рамис Иске Кулаткыда туып үсә. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә белем ала һәм балачак хыялы – хәрби булу теләген тормышка ашыру белән яна. Механика-технология колледжында белем алганнан соң, хәрби хезмәткә чакырыла. Һәм аннан кайткач инде тулысынча хәрби булачагына шиге калмый, контракт төзеп, хәрби хезмәткә юнәлә. Якташыбыз төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнаша – Сүриядә, Нагорный Карабахта була, андагы батырлыклары өчен күп тапкырлар медальләр белән бүләкләнә. Тик ни кызганыч, Украина җирендә барган хәрби операциягә командировкасы Рамис Илдарович өчен соңгысы була.
Бу авыр хәбәр Насыйровлар гаиләсе – Рамисның әти-әнисе һәм хатыны белән кызы өчен генә түгел, Иске Кулаткы районының һәр гаиләсе өчен олы хәсрәткә әверелде.
Һәм шушы вакыттан бер ел вакыт узып китте. Бер ел. Бик кыска һәм шул ук вакытта бик озын ара. Әмма күпме вакыт, еллар, гасырлар узса да, Ватаннары, киләчәк буынның тыныч, матур тормышта яшәүләре өчен җаннарын корбан иткән батырлар халык күңеленнән беркайчан җуелмаячак.
Рамис Илдаровичның да якты истәлеген һәр искекулаткылы, һәр мәктәп баласы, һәр Россия гражданины йөрәгендә саклап яши.
Ә аның әнисе — Фирүзә Гамировна өчен йөрәк парәсе бүген дә исән кебек.
Фирүзә Насыйрова – илебезгә батыр ул үстергән бөек Ана. Күптән түгел ул да шундый ук хәсрәт, зур югалту кичергән меңләгән аналар, һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары кебек “Герой хатыннары” проектында катнашты. Һәм улы Рамиска йөрәкләрне әрнетерлек хат язды.
«Исәнме… Минем зәңгәр күзле фәрештәм. Минем җаным, минем сулышым, дөньядагы иң кадерле һәм яраткан кешем – минем тормышымдагы шатлыгым булган улым – Рамисым. Менә сиңа чираттагы хатымны язарга булдым. Әмма мин аны бүген кире сызмаячакмын, син дә укырлык итеп ачык калдырачакмын.
Ни өчен дисеңме? Бу хатымда мин сиңа әйтеп өлгерә алмаган, йөрәк түремдә саклап йөрткән сүзләремне язасым килә, улым! Мин сиңа күп нәрсәне әйтеп өлгерә алмадым шул, күп итеп кочаклап та өлгерми калдым.
Яшәвемнең һәр минутында уйларымда синнән гафу үтенәм, улым. Сиңа карата таләпчән дә булдым, кырысрак та идем, синең белән уйнап, үсә төшкәч аралашып утырулар да азрак иде. Син мине аңларсың. Минем синнән чын ир-егет, гаиләсен, туган җирен, илен яклый алырдай Кеше үстерәсем килде. Ә минем мәхәббәтем – Ана мәхәббәте сине җил-давыллардан, яңгырлардан, явызлыклардан саклады.
Тик менә үсеп җиткәч, улым, күзеңә ядрә кисәкчәсе кереп, син егылгач кына, саклап кала алмадым. Мин янәшәңдә була алмадым, гафу ит, улым! Үземнең йөрәгем белән сине шушы каты шартлаудан каплап һәм яклап кала алмадым.
Йөрәгем парә-парә телгәләнә, күзләремнән яшьләрем кипми, улым. Минем өчен син һаман да исән! Син безнең йөрәкләребездә, күңелебездә яшисең.
Улым! Син — безнең горурлыгыбыз! Безнең генә түгел, Ватаныбызның асыл улы. Әмма сине югалту ярасы беркайчан һәм бернәрсә белән дә дәвалый алмаслык яра булып калачак.
Рәхмәт улым! 32 ел мин синең әниең булу бәхетен тоеп яшәдем. Син дөньяда иң яхшы ул, ир-егет булып калачаксың. Безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә, тарихта… Синең якты истәлегеңне саклар өчен мин, Улым, алга барачакмын!
Бу хатымны да син, улым, барыбер укырсың, минем әйтелмәгән сүзләремне ишетерсең, назларымны тоярсың һәм сине өзелеп яратканымны аңларсың…”
Меңләгән аналар зарын сыйдырган бу хат өлкән разведчик-снайпер Рамис Насыйровка һәм аның кебек хәрби операциядә һәлак булган барлык сугышчыларга да дога булып барсын иде.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7915

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.