13 апрельдә Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Урта Терешка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Бу укучылар төркемен укытучы Галия Камилевна Абдрәхимова җитәкләде.
Район музееның директоры Роза Мөдәрисовна Байбикова балалар белән “Батырлык дәресләре” алып барды һәм районыбызның Бөек Ватан сугышы Геройлары турында сөйләде. Әлеге эчтәлекле чара һәр укучының күңелендә туган илгә карата патриотик хисләр уятты.
Свежие комментарии