Рубрика: Новости района

Ике бала әнисе хөрмәтләнде

Бүген Ульяновск шәһәрендә «Әни буласым килә» исемле өлкә конкурсына нәтиҗә ясалды. Урта Терешка авылыннан ике бала әнисе Александар Ибраһимова әлеге конкурсның «Ана булу илһамы» номинациясендә җиңү яулады. Тантаналы рәвештә ул Диплом белән бүләкләнде. Без дә Александраны җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11674

«Күмәк көч»тә — кунакта

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 2 «А» һәм 2 «Б»  укучылары сыйныф   җитәкчеләре  С.Р. Хәсәнова һәм С.М. Атауллина белән  «Күмәк көч» редакциясендә экскурсиядә булдылар.   Баш редактор С.Ә. Абитова балаларга район газетасының  бай тарихы, хәзерге тормышы, казанышлары  турында сөйләде. Газетаның һәр саны ничек барлыкка килүе турында аңлатты, укучыларны биредә эшләүче журналистлар белән таныштырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11670

Файдалы ял

Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучылары — «Россиянең бөркетләре» проектында катнашучылар класс җитәкчеләре Г.Ә. Зөлкарнәева белән “Күмәк көч” район газетасы редакцясендә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11666

Якташыбызны соңгы юлга озаттылар.

7 апрельдә  хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз  Гаяз Хамзевич Сковородниковны»Терешка » авыл поселениесендә соңгы юлга озату булды. Бу кайгылы чарада бихисап кеше катнашты. Моның турында тулаем материалны «Күмәк көч» район газетасының киләсе санында укый аласыз

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11653

Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. 4 апрельдә  мәктәп укучылары, студентлар, өлкән буын вәкилләре, хезмәт коллективлары «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар бергәләп 10000 адым үттеләр һәм район мәдәният йорты каршында балалар сәнгать …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11641

Мишустин рассказал об итогах работы правительства в Госдуме

Сегодня, 3 апреля, премьер-министр РФ Михаил Мишустин выступил в Госдуме с ежегодным отчетом о результатах деятельности правительства за 2023 год. Главное для Ульяновской области из доклада премьера – в нашем материале. Про экономику — по оценкам экспертов, ограничения, введенные против России, превышают все вместе взятые санкции против других стран — в 2023 году ВВП увеличился …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11629

“Ачык ишекләр” көннәре узды

12 марттан 3 апрельгә кадәр Иске Кулаткы механика-технология колледжында булачак абитуриентлар өчен “Ачык ишекләр” көннәре узды. Аның кысаларында колледж директоры Р.Я. Умәров укучыларга әлеге уку йорты турында, биредә үзләштереләчәк һөнәрләр, уку шартлары һәм белем алу процессы турында сөйләде. Районыбыздан читкә китмичә, биредә заманча хезмәт базарында ихтыяҗлы һәм югары түләүле һөнәрләр алырга мөмкин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11617