«Күмәк көч»тә — кунакта

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 2 «А» һәм 2 «Б»  укучылары сыйныф   җитәкчеләре  С.Р. Хәсәнова һәм С.М. Атауллина белән  «Күмәк көч» редакциясендә экскурсиядә булдылар.   Баш редактор С.Ә. Абитова балаларга район газетасының  бай тарихы, хәзерге тормышы, казанышлары  турында сөйләде. Газетаның һәр саны ничек барлыкка килүе турында аңлатты, укучыларны биредә эшләүче журналистлар белән таныштырды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11670

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.