Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III сыйныф укучылары — «Россиянең бөркетләре» проектында катнашучылар класс җитәкчеләре Г.Ә. Зөлкарнәева белән “Күмәк көч” район газетасы редакцясендә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. Балаларга экскурсия бик ошады, алар биредә хезмәт итүчеләргә рәхмәт белдерде.
Апр 09 2024
Файдалы ял
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11666
Свежие комментарии