Рубрика: Новости района

Район вәкилләре өлкә Сабан туенда катнашты

17 июньдә  Ульяновск шәһәрендә өлкә Сабан туе гөрләде. Иске Кулаткы районы милли утарын җәелдереп, кунаклар каршы алды. Бәйрәмдә катнашкан башка районнар арасында безнең утар 2 нче урынга лаек булды. Җыр-моңлы, сый-хөрмәтле, кунакчыл һәм һәр ел саен актив булган делегациягә өлкә автономиясе һәм мәдәният Министрлыгы рәхмәтләрен белдерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8709

Өлкәдә — Сабан туе

Ульяновскида киң колач белән Сабан туен бәйрәм иттеләр. Ленин районы территориясендәге «Победа» мәдәният һәм ял паркы, шулай ук ипподромдагы бәйрәм мәйданчыгында Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских та кунак булды.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8706

18 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле райондагы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багыш­ланган. Җиңел …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8700

Медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

18 июнь- медицина хезмәткәрләре көне килү уңаеннан Иске Кулаткы район больницасында зур бәйрәм тантанасы булып үтте. Әлеге күркәм чарага районыбызның барлык медицина хезмәткәрләре чакырылганнар иде. Бәйрәм тантанасында Иске Кулаткы районының җитәкчеләре, өлкәбезнең вәкилләре катнаштылар һәм медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталары, бүләкләр тапшырдылар. Иске Кулаткы районының мәдәният хезмәткәрләре һәм һәвәскәр артистлары тамашачыларга шулай ук матур концерт программасы …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8690

Авылда — яңа ФАП

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Яңа Кулаткы авылында яңа фельдшер-акушер пункты үз ишекләрен ачты. Әһәмиятле социаль объектны ачу чарасында район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, район больницасының баш врачы С.А.Кунеевский, авыл администраторы Ф.З.Амирова катнаштылар. Кунаклар тантаналы чарада чыгыш ясап, авыл халкын әлеге зур вакыйга белән котладылар һәм яңа объектны төзүгә үз өлешләрен керткән һәр кешегә …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8685

Имтиханда 100 балл җыйган

Иске Атлаш  урта мәктәбенең  11 сыйныф укучысы  Алина Аюкаева химия буенча бердәм дәүләт имтиханнан 100 балл җыйган. Бу әлеге мәктәп коллективы өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур сөенеч. Алинаны имтихандагы югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәчктә дә укуында зур уңышлар телибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8682

ХӘЕРЛЕ ҖОМГА КӨНЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНДАШЛАР!

Изге җомга мөбәрәк булсын! Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык — сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман нуры насыйп итсен иде! Әәмиин!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8678