Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Яңа Кулаткы авылында яңа фельдшер-акушер пункты үз ишекләрен ачты. Әһәмиятле социаль объектны ачу чарасында район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, район больницасының баш врачы С.А.Кунеевский, авыл администраторы Ф.З.Амирова катнаштылар. Кунаклар тантаналы чарада чыгыш ясап, авыл халкын әлеге зур вакыйга белән котладылар һәм яңа объектны төзүгә үз өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Без дә яңакулаткылыларны шушы истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. ФАП озак еллар эшләсен, халыкка файда китерсен.
Июн 16 2023
Авылда — яңа ФАП
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8685
Свежие комментарии