9 майда Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләү уңаеннан Үзәк мәйданда тантана узды. Хезмәт коллективлары һәйкәлләргә һәм Мәңгелек ут янына веноклар куйдылар һәм чәчәкләр салдылар. Район Башлыгы Л.Ф.Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, табигать ресурслары һәм экология Министры урынбасары Д.В.Некрасова Җиңү көне уңаеннан котлауларын җиткерделәр.
Яу кырында ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре укучыларының Үзәк мәйданда төрле хәрби формадан узулары һәркемдә горурлык хисләре уятты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының патриотик җырлары бәйрәмне бизәде.
Май 13 2024
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантана
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12122
Свежие комментарии