Хөрмәтле райондагы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Әлеге бәйрәм һөнәри яктан берләшкән кешеләрнеке генә түгел, бу көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә.
Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багышланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган — исәнлек сагында торасыз.
Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу — медицина хезмәткәрләренә хас булган кыйммәтле сыйфатлар. Сезнең эшегез — ул сокланырлык һәм горурланырлык батырлык.
Бүген олы ихтирам сүзләрен сәламәтлек сагында хезмәт иткән ветераннарга юллыйбыз. Лаеклы ялда булсагыз да, намуслы хезмәтегез өчен без бик рәхмәтле.
Сезгә райондашлар сәламәтлеге сагында торганыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Тыныч тормыш, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.
Июн 16 2023
18 июнь – медицина хезмәткәрләре көне
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8700
Свежие комментарии