Рубрика: Главные темы

Главные темы номера

«Күмәк көч»кә язылыгыз

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2177

“Бердәм Россия” партиясе бердәмлеккә өнди

“Бердәм Россия” партиясе бердәмлеккә өнди 15 ноябрь көнне Иске Кулаткы район үзәгендә «Бердәм Россия” партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсенең райондагы җирле бүлекчәсенең чираттагы Конференциясе узды. Көн тәртибендә агымдагы 2017 елда беренчел бүлекчәләрнең эшчәнлегенә йомгак ясау, урындагы бүлекчәнең яңа Политсовет составын раслау һәм «Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе Конференциясенә делегатлар сайлау мәсьәләләре каралды. 

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2156

Хөрмәткә лаеклылар – Почет тактасында

7 ноябрь көнне Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тулды. Бу вакыйга XX гасырның иң истәлекле, ил яшәешен тамырдан үзгәрткән вакыйгаларның берсе.Шушы тарихи дата уңаеннан Иске Кулаткы район администрациясе бинасы каршында урнаштырылган Почет тактасының ачылуына багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәм Россия гимнын тыңлау белән башланды.

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2147

Сәламәт булсак, эш була

Губернатор Сергей Морозов көньяк районнарында эшләде Мәшгульлек һәм халык сәламәтлеге – игътибар үзәгендә 11 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Иванович Морозов эш сәфәре белән Иске Кулаткы районында булып китте. Бу көнне ул көньяк районнарында эшләде. Регион Башлыгы яңа елда ачылачак киемнәр тегү цехында булып, андагы шартлар белән танышты. Халык өчен эш урыннары, аларга түләнәчәк …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2143

Иң мөһиме – тыныч һәм имин яшик!

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне Россиядә һәрвакыт бөтен халык бәйрәме булып исәпләнде. Бу үзләренең гомерләрен аямыйча авыр хезмәт алып баручыларның бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре чишкән мәсьәләләр беркайчан да гадәти булмады. Аларның эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, ә бөтен дәүләт төзелешенең ныклыгы һәм икътисад тотрыклылыгы бәйле.

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2139

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Игътибарыбызны тоеп яшиләр. Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Сукырлык сүзе куркыныч яңгыраса да, Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, әлеге кешеләр төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел, кайберләреннән хәтта үрнәк тә алырлык! Инвалид — ул сау-сәламәт кешедән ким …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2135

“WorldSkills Russia” чемпионаты

23 — 24 октябрьдә Иске Кулаткы механика — технология колледжында урта уку йортлары арасында оештырылган “Алтын куллы мастерлар” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Бу конкурс әлеге уку йортында, гадәттәгечә, «WorldSkills Russia» чемпионаты кысаларында “Җиңел автомобильләргә ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү” стандартлары буенча үтә. Анда Тольятти машина төзү, Иске Кулаткы механика-технология, Радищево технология, Ульяновск профессиональ — педагогия, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2132